Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 апрель 2019, 13:51

Подъездларны ремонтлыйлар

Баймакта күпфатирлы йортларда подъездларны ремонтлый башлаганнар.

Баймакта күпфатирлы йортларда подъездларны ремонтлый башлаганнар.
“Безнең штукатур-буяучылар подъездларда косметик ремонт эшенә тотынды, – ди “УК ЖФБ” җәмгыяте директоры Рамил Байбулатов. – Хезмәткәрләр электр үткәргечләрне дә тикшерә, кирәк булса – төзәтә”. Тәрәзәләргә пыяла кую һәм ишек уемнарын ремонтлау эшләре дә каралган.
Подъездлардагы косметик ремонтны идарә итүче компания җыелган акчалар исәбеннән башкара. Шулай ук быел республика программасы буенча да эшләр көтелә. Торак милекчеләре эш күләмнәрен һәм төрләрен билгеләгән дә инде.
Читайте нас: