2016 елдан бирле бу оешманы җитәкләгән Рәмил Сенжапов март азагында үз теләге белән эштән китте. Идарәлек Башкортстан, Татарстан Республикалары, Ырынбур һәм Чиләбе өлкәләре территорияләреннән үткән М5, М7, Р-240 федераль трассалары участокларын тәртиптә тоту, ремонтлау һәм эксплуатацияләү белән шөгыльләнә.