Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 апрель 2019, 13:05

Юлларда камералар күбәя

Башкортстан юлларында 136 урын “хәвефле” дип танылган, аларның 100дән артыгы Уфага туры килә. Әнә шундый проблемалы участокларда 800 камера куелачак. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фото һәм видеотөшерү белән теркәп барачак.

Башкортстан юлларында 136 урын “хәвефле” дип танылган, аларның 100дән артыгы Уфага туры килә. Әнә шундый проблемалы участокларда 800 камера куелачак. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фото һәм видеотөшерү белән теркәп барачак. Бу хакта Хөкүмәт киңәшмәсендә республиканың Транспорт буенча комитеты рәисе Тимур Мөхәмәтҗанов хәбәр итте.
Камераларны күләп урнаштыру аварияләр санын һәм үлем очракларын киметү максатыннан эшләнә. Югыйсә, республика илнең водительләр өчен хәвефле булган 5 төбәге исемлегенә керде. Узган ел безнең юлларда 550 кешенең гомере өзелгән. Ә быел беренче кварталда 839 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән (узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 5,7 процентка күбрәк). Аларда 89 кеше үлгән, 1 108е җәрәхәтләр алган.
Әйткәндәй, ЮХХДИ тизлекне арттырган өчен штрафны 6 тапкырга күтәрергә тәкъдим итә. Рөхсәт ителгән тизлекне 20дән 40 километрга кадәр арттырган өчен штраф күләме әле 500 сум булса, аның 3 меңгә әйләнүе бар.
Читайте нас: