Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 апрель 2019, 15:32

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә яңа рәис

Башкортстан дәүләт университетының Хокук институты директоры Илона Макаренко республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп сайланды. Аның кандидатурасы өчен комиссиянең 12 әгъзасы тавыш биргән.

Башкортстан дәүләт университетының Хокук институты директоры Илона Макаренко республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп сайланды. Аның кандидатурасы өчен комиссиянең 12 әгъзасы тавыш биргән.
Русия Үзәк сайлау комиссиясе тәкъдиме буенча Илона Анатольевна 9 апрельдә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировның указына ярашлы республиканың Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп тәгаенләнде. Ә 10 апрельдә аның кандидатурасы төбәкнең сайлау комиссиясе рәисе вазифасына тәкъдим ителде.
“Без Илона Макаренконың биографиясен җентекле өйрәндек. Аның бар тормышы Башкортстан белән бәйле, ул хокук белгече, законнарны яхшы белә, – диде Русия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Евгений Шевченко. – Башкортстанның сайлау комиссиясе бүген нәтиҗәле һәм бердәм эшли. Сез республика башлыгы сайлауларын үтә күренмәле, ачык һәм закон кысаларында үткәрерсез дип ышанам”.
Илона Макаренко 1968 елның 8 февралендә Уфада туган. Юридик фәннәр докторы, профессор. 100дән артык фәнни эш язган. Аның фәнни эзләнүләре балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм җинаятьчелек белән көрәш проблемаларына багышланган.
Читайте нас: