Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 апрель 2019, 17:00

Киркоров французны талаган

Француз музыканты һәм композиторы Дидье Маруани Филипп Киркоровны караклыкта гаепли. Symphonic Space Dream җырын үзгәртеп, “Жестокая любовь” исеме астында башкарып йөрүен ошатмаган ул.

Француз музыканты һәм композиторы Дидье Маруани Филипп Киркоровны караклыкта гаепли. Symphonic Space Dream җырын үзгәртеп, “Жестокая любовь” исеме астында башкарып йөрүен ошатмаган ул. Шуңа да март аенда үзенең авторлык хокукларын яклауны сорап, Мәскәүнең Таганский район судына 272 миллион сумга иск биргән. Француз музыканты концерт белән Мәскәүгә килгәч, әлеге җәнҗал яңадан купты.
-Төрле илдән иң яхшы белгечләр җентекләп чагыштырып карагач, әлеге композицияләрнең охшашлыгы 70 процент тәшкил итүен дәлилләде. Интернетта да “бу егет бик еш чит ил җырчыларының җырларын урлый” дигән комментарийлар бар. Әмма мин моны болай гына калдырырга җыенмыйм. Композитор өчен җыр бала кебек, шуңа күрә мин аны җиңел генә чит кулларга бирә алмыйм. Аннары, ул артист кына түгел, аның бөтен командасы, дистрибьюторлары бу җыр аркасында бик күп акча эшләде. Чынлыкта ул акчалар минек бит! - ди Дидье Маруани.
Читайте нас: