Телевизордагы рекламаларда балалар өчен сөт катнашмаларын еш күрсәтәләр. Сенаторлар мондый рекламаларны тыярга кирәк дип, шул хакта закон проекты әзерләп, аны Дәүләт Думасына тапшырган.
Депутатлар фикеренчә, ясалма тукландыру катнашмаларына өстенлек бирергә кирәкми. “Реклама балалар туклануы продуктлары ана сөтен тулысынча алмаштыра ала дип күрсәтергә тиеш түгел” диелә закон проектында.
Мондый реклама күрсәтелсә, анда продуктларны куллануның яшь чикләре һәм белгеч белән киңәшләшү кирәклеге турында мәгълүмат бирү мөһим дип тә раслый сенаторлар.
Проект авторлары фикеренчә, бу башлангыч хуплау тапса, балаларын күкрәк сөте белән тукландырудан баш тарту турында нигезсез карарлар кабул итүче аналар саны да азаер иде.