Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 апрель 2019, 16:07

Кыр эшләре башланды

Республикада язгы кыр эшләре башланды, дип хәбәр итәләр Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында. Быел чәчү кампаниясе гадәттәгегә караганда 3 атнага иртәрәк башланды. Беренче булып язгы кыр эшләренә Урал алды зонасының үзәк районнары кереште.

7 районның аграрийлары - уҗым культураларын ашламалау, 5 районның хуҗалыклары - күпьеллык үләннәрне тырмалау, 3 районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре дым каплату эшләренә җиң сызганып тотынды. Апрель башыннан 2,7 мең гектар уҗым культураларына ашлама кертелгән,1,5 мең гектар күпьеллык үләннәр тырматылган һәм 700 гектар мәйданнарда дым каплату эшләре башкарылган.
Язгы кыр эшләренә быел 11,2 миллиард сум акча таләп ителә (2018 ел белән чагыштырганда 18% күбрәк). Чыгымнар артуга авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау өчен запас частьларга, ягулык-майлау материалларына, минераль ашламаларга бәяләр күтәрелүе китергән.
Федераль һәм төбәк бюджетлардан дәүләт ярдәме 5,2 миллиард сум тәшкил итәчәк. Җитештерелгән продукцияне сату, эшкәртүче предприятиеләр аванслары һәм заем чыганаклары да шулай ук финанслау чыгымнары булып тора.
Читайте нас: