Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 апрель 2019, 14:07

Эпилепсия өянәге сәбәпче булган

“Уфа” аэропортында “Ред Вингс” авиакомпаниясе самолеты ашыгыч рәвештә посадка ясарга мәҗбүр булган. Вакыйга төнлә 9 апрельдә була. Мәскәүдән Новосибирскига рейс башкарган һава судносында бер пассажир кыз үзен начар хис итә башлый. Беренчел мәгълүматлар буенча, аңарда эпилепсия өянәге башлана.

Аэропортның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, самолетта 138 кеше була. Урындагы вакыт буенча 4:28дә судно Новосибирскига оча. 17 яшьлек кызны медикларга тапшыралар. Алар аны 22 санлы шәһәр клиник хастаханәсенә илтә.
Әйткәндәй, кичә генә Уфада шундый ук сәбәп белән Омск-Мәскәү самолеты посадка ясарга мәҗбүр булган иде. Анда бер ханымны, инфаркт дип шикләнеп, рейстан калдырганнар иде.
Читайте нас: