Темәстә күпфункцияле үзәкнең урындагы бүлекчәсе эшли башлады. Бу инде документларга бәйле мәшәкатьләрне авылдан читкә чыкмый гына хәл итәргә мөмкин дигән сүз. Югыйсә, авыл халкы моңа кадәр кирәкле документларны юллау өчен Баймактагы күпфункцияле үзәккә йөрегән.
"Күпфункцияле үзәк офисы ачылуны авыл халкы көтеп алды, - ди Темәс авылы биләмәсе башлыгы Айгөл Бәйрәмгулова. - Бездән тыш, Билал, Түбә, Колчура авылы халкы да биредә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалана ала". Моның өчен алдан язылу таләп ителми.