Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 апрель 2019, 16:57

Сабантуйда сыра сатылмаячак

Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров сабантуйларда исерткеч эчемлекләр сатуны тыярга тәкъдим итте.

Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров сабантуйларда исерткеч эчемлекләр сатуны тыярга тәкъдим итте.
“Соңгы кыңгырау”, Белем көне, Яшьләр көнендә төбәктә алкогольле эчемлекләр сату тыелган кебек, Сабантуй үткән көнне районнарда да тыю кертергә кирәк дип исәпли Радий Фәрит улы.
“Шатлык булса, эчәргә дигән мени? Сабантуйларда исереп йөрергә кирәкми. Бу ямьсез күренеш”, – диде ул бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә.
Читайте нас: