Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 апрель 2019, 16:20

Саранчага рәхәт ел булмакчы

“Быелгы сезон корткычлар, аеруча саранча өчен уңышлы булмакчы. Әгәр саранча үрчи торган һава торышы урнашса, булачак уңышка зур зыян салачаклар”, - диде Әбҗәлил районында үткән агрономнар конференциясендә “Россельхозцентр” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Башкортстан буенча филиал җитәкчесе Рөстәм Кираев.

Аның фикеренчә, 2017 һәм 2018 еллар яңгырлы һәм җиләс булды. Шуңа да саранча әллә ни үрчеп, уңышка зур зыян сала алмады. Апрель азакларында, май башларында филиал белгечләре авыл хуҗалыгы җирләрен һәм Урал арты территорияләрен тикшереп чыгачак.
Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршында фитомониторинг һәм корткычлар белән көрәш алып баруны оештыручы штаб эшли.
Читайте нас: