Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 апрель 2019, 12:57

Раил Сарбаев кайта

Башкортстанның элекке премьер-министры Раил Сарбаев яңа вазифага билгеләнде. Ул “Республика үсеше корпорациясе”н җитәкләячәк, дип хәбәр итә “Коммерсант-Уфа”. Яңа урында Раил Сарбаев атна ахырына кадәр эшли башларга тиеш.

Әйтүләренчә, аңа бу вазифаны төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров үзе тәкъдим иткән. “Әлеге карар республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның, соңгы конфликтка нокта куеп, бөтен көчле җитәкчеләр белән эшләячәген күрсәтә, ә Сарбаевның нәтиҗәле эше шик тудырмый”, – дигән фикердә экспертлар.
“Төбәк үсеше корпорациясе” – ул “Төбәк фонды” дәүләт инвестиция компаниясенең бүлек предприятиесе, ул бизнеска проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә.
Читайте нас: