Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 апрель 2019, 12:23

Ботинкага акча җитми

Иң кирәкле нәрсәләрне сатып алыр өчен илдә яшәүче гаиләләрнең минималь кереме 58,5 мең сум булырга тиеш дип нәтиҗә ясаган Росстат үзе үткәргән тикшерүләрдән соң.

Иң кирәкле нәрсәләрне сатып алыр өчен илдә яшәүче гаиләләрнең минималь кереме 58,5 мең сум булырга тиеш дип нәтиҗә ясаган Росстат үзе үткәргән тикшерүләрдән соң.
Статистика хезмәткәрләре 60 мең гаиләдә сораштыру үткәргән. Русия халкының 80 проценты очын очка чак ялгап яши, шуңа күп чакта иң мөһим әйберләрне дә сатып ала алмый икән. Җавап бирүчеләрнең 10 проценты – атнасына ике тапкыр булса да балык яки ит сатып алуны, 20 проценты яшелчә-җимеш сатып алуны кысарга мәҗбүр, ә 35 проценттан артыгы гаиләнең һәр әгъзасына мизгелгә туры килгән икешәр пар аяк киеме сатып алуга акча җиткерә алмый. Бу җаваплар узган елгы керемнәргә нигезләнеп бирелгән. Хәер, 2-3 ай эчендә хәлләр әллә ни үзгәрмәгәндер.
Русия гаиләләренең өчтән бере аяк киеме сатып алуга акча җиткерә алмавы турындагы сорауны журналистлар Русия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песковка бирделәр. “Мин бу мәсьәләгә карата комментарий бирергә авырсынам”, – дип ул, әлеге саннарның кайдан килеп чыгуын аңлатырга кушты Росстатка.
Читайте нас: