Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 апрель 2019, 15:04

Баймаклар өмәгә чыкты

Яз җитү белән тирә-якны чистарту өмәләре башлана. Рәсми игълан ителгән шимбә өмәләреннән тыш та әллә күпме өмәләр үтә әле ул.

Яз җитү белән тирә-якны чистарту өмәләре башлана. Рәсми игълан ителгән шимбә өмәләреннән тыш та әллә күпме өмәләр үтә әле ул.
Баймак районында да бар предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек мондый чараларда актив катнаша. Алар үз территориясендә генә түгел, тирә-якны да тәртипкә китерә.
Узган атнада районның бар авыл биләмәләрендә шимбә өмәләре гөрләде. Кем көрәк, кем тырма, кем башка корал белән дигәндәй, тирә-ягын чистартты. Күмәкләп тотынгач, “ә” дигәнче тәмамлап та куйдылар.
Алда тагын да күңелле өмәләр көтә әле.
Читайте нас: