Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 апрель 2019, 17:38

Аерылсаң – кыз фамилияң белән калырсыңмы?

Ленинград өлкәсенең Законнар чыгару җыелышы депутаты Владимир Петров аерылышкан очракта хатын-кызлар ирләренең фамилиясендә калырга тиеш түгел дип исәпли. Бу тәкъдимне ул Русия Федерациясенең юстиция министры Александр Коноваловка җибәргән.

Петров әйтүенчә, аңа еш кына ир-атлар элекке хатыннарыннан үз фамилияләрен ничек кайтартырга дип мөрәҗәгать итә икән. Юристлар бу сорау белән кызыксына башлагач, Русия законнарында мондый механизм юк икәнлеге ачыкланган.
Шуңа депутат Гаилә Кодексына үзгәрешләр кертеп, шунда ук аерылышканда хатынның иренә фамилиясен “кайтару” алгоритмын язарга кирәк дип исәпли.
Читайте нас: