Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 апрель 2018, 13:20

Халык акчасына кемнәр кул суза?

Халыктан җыелган акчаларны урлау һәм үзләштерүләрне барчабыз да күреп торабыз. Хокук саклау органнарына, прокуратурага язылган мөрәҗәгатьләрнең көннән-көн арта баруы да шул хакта сөйли.

Тик безнең илдә эшләрне җайга салу өчен мотлак рәвештә Генераль прокурорның яисә ил Прези-дентының күрсәтмәсе кирәк. Шул вакытта гына көн дә закон сагында торырга, гади кешеләрне якларга тиешле хезмәткәрләр үз вази-фаларын тулы күләмдә үти башлый. Русия Генераль прокуроры Юрий Чайканың Федерация Советында ясаган еллык докладыннан соң башланган эш күрсәтүләр дә моның ачык мисалы. Докладның күп өлеше бушлай медицина ярдәме күрсәтү һәм капиталь ремонт барышында урлашуларның зур суммаларда булуын искәртүгә багышланган иде.
– Күпкатлы йортларда яшәү-челәрнең үзәгенә үткән капиталь ремонт мәсьәләсе бик җитди булып кала. Йортта яшәүчеләр еллар дәвамында, көндәлек кирәк-яракларыннан бүлеп, капиталь ремонт фондына акча тапшырып килә, ә кемнәрдер шул акчаларны урлаудан да кыенсынып тормый. 2017 елда капиталь ремонт үткәреләсе һәрбер бишенче йортта бер эш тә башкарылмаган. Төзек-ләндерү эшләрен алып барырга тиешле оешмаларны сайлап алу чорында бик күп җитешсезлекләр күзәтелә. Бу оешмалар күп очракта “әшнәлек” буенча махсус сайлана. Нәтиҗәдә, очсыз хакка алынган материаллар белән сыйфатсыз ремонт эшләнә. Сыйфатсыз ремонт аркасында йорт ике-өч ел эчендә киредән җимерек хәлгә кайта. Шулай булгач ремонтлыйсы йорт-ларның саны кимеми, киресенчә, арта гына бара. Соңгы биш ел эчендә авария хәлендәге 42 мең күпкатлы йорт теркәлгән. 2018 елның башына халыктан җыелган акчаларның 200 млрд. сумы файдаланылмаган. Аның уннан бер өлеше төбәк операторлары тара-фыннан максатчан тотынылмаган.
Бу тармактагы урлашуларны өлкә һәм төбәкләр исемлеге белән атап торасы да юк. Бөтен ил буенча шундый хәл күзәтелә. Капиталь ремонт вакытында йортларның тышкы ягы, түбәсе, подвал бүлмәләре, лифтлар, электр, җылылык, канализация төзек-ләндерелә. Редакциябезнең элекке адресы буенча урнашкан һәм каршы йортларда башкарылган эшләр барышын күрергә туры килде. Төзекләндерү эшләре башланыр алдыннан ике “ушлы” егет килеп, йортта яшәүчеләр белән очрашу үткәреп, яхшы ремонт ясаячаклары хакында ышан-дырдылар. Тендер үткәргәндә иң түбән чыгымнар күрсәтүчеләр җиңеп чыга. Түбән чыгымнарга очсызлы материаллар алына. Шулай булгач ничек сыйфатлы ремонт көтәргә була инде. Җитмәсә, тендерны җиңеп чыкканнар нинди эшкә булса да ялланырга әзер торган кешеләрдән бригада төзиләр. Бригадир булып йөргән кешегә урамнан җыелган кешеләрнең эшләве кулай гына, чөнки аларга югары разрядлы эшчегә түләгән кебек зур хезмәт хакы түлисе юк. Ике айга билгеләнгән эшләр өч-дүрт айга сузылып китә, фатир хуҗа-лары ризасызлык белдерә башлый. Сыйфатсыз башкарылган эшләрне комиссия кабул итми һәм ремонт тагы сузыла. Ахырдан өстән-өстән генә, ялтырып күренеп торсын өчен генә эшләнгән ремонт эшләрен кабул итәләр итүен. Әмма моны капиталь ремонт дип атап буламы соң?
Генераль прокурор бушлай медицина ярдәме өлкәсендәге хилафлыкларны да санап үтте. Мәҗбүри медицина страховкалау фонды үзе эшлисе эшләрне башка оешмаларга тапшырган һәм акчалар читкә киткән. Халыкның хезмәт хакыннан алынып җыелган акча-ларны Фонд хезмәткәрләренә торак алыр өчен субсидия итеп тараткан.
Русия Федерациясе Консти-туциясенең 1 нче кисәге 41 маддәсенә ярашлы РФнең барлык гражданнарына бушлай медицина ярдәме күрсәтүгә дәүләт гаран-тияләре база программасында каралган.
Программада каралган, ә көн-күрештә медицинаның түләүлегә әйләнә баруын күреп торабыз. Медицина хезмәтләре күрсәтү, тормышчан кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән дарулар кешеләрнең шәхси исәбеннән түләнергә тиеш түгел. Түләүле медицина хезмәте күрсәтелүгә килешү төзелергә тиеш. Анда имза куйганчы, башта игътибар белән укып чыгыгыз. Түләүле хезмәтне алганда, устав, лицензия күчермәләрен, хезмәтне күрсәтүче медицина хезмәткәре, ярдәм күрсәтү тәртибе турында мәгълүматлар таләп итегез. Русия Саулык саклау министры 2018 елда бушлай медицина хезмәте күрсәтү һәм мөһим даруларны алу өчен өстәмә 330 миллиард сум акча бүленде, дип белдерә. Шул ук вакытта төбәкләрдә бушлай медицина программасы буенча дарулар алу өчен акча җитешми дип җавап бирәләр. Димәк, акчалар каядыр югала дигән сүз бит бу. Русиянең “Пациентларны саклау лигасы” президенты Александр Саверский “ОМС буенча барлык препаратларга да акча бүленгән. Рецепт, я программа буенча бушлай каралган дарулар ала алмасагыз прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди. Әмма чирле кеше прокуратура һәм суд юлында йөри аламы соң?
Рәдиф Фәтхи.
Читайте нас: