Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 гыйнвар 2018, 12:01

Янгын чыгаручы кошлар

Австралиядә кайбер ерткыч кошлар (тилгән, лачын) янгын чыгарырга өйрәнгәннәр.

Янгын алар өчен җиңел табышны аңлата: янган болын, басу, урман өстеннән очканда бик ансат кына уттан котылырга тырышкан корбаннарын эләктерәләр. Шуңа күрә алар табигый янгыннар белән генә канәгать түгелләр, үзләре дә янгын чыгуга ярдәм итәләр икән: пыскып яткан агач кисәкләрен тырнаклары белән күтәреп алалар да кирәк урынга илтеп салалар, диләр белгечләр. Янып китмәсә, үз теләкләренә ирешкәнче кабатлыйлар.
Ерткыч кошларның шулай ауга чыгулары аборигеннарның риваять-
ләрендә борынгы заманнан ук сакланган.
Бу фактны өйрәнүчеләр күбрәк мондый хәлләрне үз күзләре белән күрүчеләрнең сүзләренә таяналар. Фото, видео материаллар юк дәрәҗәсендә. Кем генә янгын вакытында кошларның үз-үзләрен сәер тотуын төшерсен инде, бар көч янгын сүндерүгә ташлана.
Читайте нас: