Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 гыйнвар 2018, 12:04

Көндезге яралар тизрәк төзәлә

Тәнебездәге биоритмнарга күп нәрсә бәйле. Моның ачык мисалы булып көндез алынган яраларның, төнлә алынганнарына караганда, күпкә тизрәк төзәлүе тора.

Галимнәр фибробластлар (күзәнәкара киңлекне тутыручы аксымны синтезлаган тоташтыргыч тукыма күзәнәге) белән экспериментлар үткәргән чакта шуны ачыклаганнар. Яраларның никадәр тизрәк төзәлүе фибробластлардан тора. Бу күзәнәкләр үз биологик сәгатьләре булуы белән аерылып торалар. Алар, тәүлекнең нинди вакыты булуына карап, активлыкларын үзгәртәләр. Активлыклары организмның активлыгына бәйле. Тычканнарда үткәргән тикшерүләр шуны күрсәткән: уяулык вакытында ясалган яралар тизрәк төзәлгән. Шул ук күренеш кешеләрдә дә күзәтелә. Мәсәлән, белгечләр пешүләр буенча медицина статистикасын өйрәнгәннәр һәм төнлә пешкән урыннар көндезгеләренә караганда 11 көнгә озаграк төзәлүен ачыклаганнар.
Читайте нас: