Филләрнең кечкенә кимерү-
челәрдән куркуы турында төрле дәлилләр китерәләр. Янәсе, хәйләкәр тычканнар аның аягының үкчә тирәсендәге иң нечкә һәм йомшак урынын кимерергә мөмкиннәр. Кемдер тычкан филнең тән җыерчыкларында күпмедер вакыт тышка чыкмыйча яши һәм туклана ала дип исәпләгән.
Әмма җитез тычканнар сак булулары белән аерылып торалар. Үз-үзеңне саклау инстинкты аңсыз эш итәргә рөхсәт бирми аларга, хәвефсез генә ашар өчен фил янындагы улакта да күп тәмле әйбер табып була. Ә якындагы әйләнә-тирәгә карасаң, азык тагын да күбрәк.
Башка кайбер авторлар тычканнар филнең хортумына кереп, аны буа дип тә язганнар. Әмма хайванның зурлыгына бер карау белән, чакырылмаган кунакны пуля сыман атып чыгару өчен, бары төчкерергә яисә өрергә генә кирәклеге аңлашыла.
Тәҗрибәче галимнәр, филләр белән аларның дошманнарын очраштырып, берничә тәҗрибә уздырырга булганнар. Тик... нәтиҗәдә, курку хисен мескен тычканнар гына кичергән. Башта аларны филләр яшәгән читлеккә берәмләп, аннары төркемләп төшергәннәр. Каршыларына тыныч филләрне китереп, соңгы-
ларын куркыту максатыннан, өсләренә утыртканнар. Хайван-
ның коточкыч курку хисен күрү теләгеннән, тычканнарны фил ризыгы арасына күмеп тә караганнар, хортумнарга да тыкканнар! Филләрне бу бер дә куркытмаган. Шулай итеп, галимнәр гасырлар дәвамында яшәп килгән фикернең ялгыш булуын исбатлыйлар.
Асылда филләр кемнән куркалар соң?
Гаять зур бу хайванны бер дә куркусыз дип атау дөрес булмас. Кыргый дөньяда аның чын дошманнары бар. Мәсәлән, арысланнар фил балаларын бик теләп аулыйлар.
Шулай ук бәләкәч кенә бал кортыннан куркып кача фил. Бу бөҗәкнең үзенчәлеге белән аңлатыла: бал кортының агрессив халәте якын тирәдә очкан кардәшләренә күчә һәм берничә минуттан инде тулы бер бал корты күче мескен филгә һөҗүм итәчәк. Моның шулай буласын белеп торган фил бал кортыннан тиз арада качу юлын эзли.