Бакчачы почмагы
17 Октября , 17:26

Көздән агачларны агартыйк

Яз көне акшары яңгырда юылып бетмәсен өчен, көзен җитлеккән алмагач яки груша агачы кәүсәсен агартканда, кибет акшарына бераз гына ПВА яки обой җилеме өстәргә мөмкин. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Көздән агачларны агартыйкКөздән агачларны агартыйк
Көздән агачларны агартыйк

Әмма күп түгел: 10 литрга 50–100 миллилитрдан арттырмаска! Акшарны үзебез дә әзерли алабыз. Моның өчен 10 л суга 2 кг сүндерелгән известь, 300–500 г бакыр купоросы, 100 мл ПВА җилеме кирәк. Гөмбәчек авыруларыннан саклаячак, тиз генә юылып та төшмәячәк.
Яшь үсентеләр, абрикос, шәфталу ише нәзберек агачлар кәүсәсен җилемле акшар белән агартырга ярамый. Юкса, кайрысы бурсып, чери башлаячак. Гомумән, бер еллык агачларны акшарламыйлар. Кимерүчеләрдән, кояшта пешүдән саклау өчен, кәүсәсе рубероид яки башка материал белән чорнап куелса, шул җитә.

Фото: lidanews.by. 

Көздән агачларны агартыйк
Көздән агачларны агартыйк
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас