- Санитар кисү (Октябрь башы – уртасы). Кышкы бураннар һәм кар авырлыгы агач ботакларын сындырмасын өчен, баштан ук корыган, авыру яисә үзара үрелгән ботакларны кисеп алырга кирәк. Бу эшне урта полосада яфраклар коелып беткәч тә башкару кулай. Киселгән урыннарны агач сумаласы (садовый вар) яисә махсус буяу белән эшкәртергә онытмагыз — бу агачны гөмбәчек авыруларыннан саклар.
- Кышкы тукландыру (октябрь башы): Октябрьдә агачларга азотлы ашламалар кертү катгый тыела, чөнки ул яңа үсентеләр үсүгә этәргеч бирәчәк, ә алары кышкы суыкта туңачак.
Хәзер безгә фосфор һәм калий кирәк. Бу элементлар тамыр системасын ныгыта һәм агачның суыкка чыдамлылыгын арттыра. Агач һәм куак төпләрен казып, фосфор-калий ашламалары яисә гади агач көле кертеп калдыру иң яхшысы.
- Дым белән туендыру (октябрь уртасы). Күпләр көз көне яңгырлар гел ява, су сибү кирәкми дип бик тә ялгыша. Коры туфрак тизрәк һәм тирәнрәк туңа, ә менә дымлы туфрак җылыны яхшырак саклый. Кыш алдыннан һәр карт алмагач төбенә 60–80 литр, яшь агачларга 30–40 литр су сибү мөһим.
Фото: botanichka.ru