Бакчачы почмагы
12 Сентября , 18:00

Беренче салкыннар төшкәнче өлгереп калыйк

Җәен бакчадан кайтмый мул уңыш өчен “көрәшкән” бакчачылар бераз тын ала – яшелчә һәм җиләк-җимеш җыеп алынган, кышка әзерләп куелган. Түтәлләр бушап калган. Әмма бакча эшләренең бик әһәмиятле төрләре нәкъ менә көзен башкарыла, һәм боларны кышка кадәр эшләп өлгерергә кирәк.  

Беренче салкыннар төшкәнче өлгереп калыйкБеренче салкыннар төшкәнче өлгереп калыйк
Беренче салкыннар төшкәнче өлгереп калыйк

Беренче салкыннар төшкәнче ниләр эшләнә?

Беренче чиратта:

- Җимеш агачлары һәм куакларының ботакларын кисәргә кирәк;

- Туфракка ашлама кертеп, кирәк булса, “дәвалап” алалар;

- Җирне казып чыгарга кирәк;

- Җылытылган түтәлләр ясарга;

- Җир кишәрлеген җыештырырга.

Боларны эшләү шактый көч сорый, шуңа һәр төр эшне берничә көнгә бүлеп, урамда яхшы һава торышы сакланган чорда эшләнеп бетәрлек итеп бер тәртипкә салырга кирәк. Кояшлы җылы көннәр әле күпме булыр? Монда халык сынамышларына таянырга да була. Сынамышлар календарендә бакча эшләре өчен уңай булган көннәр дә күрсәтелә. Мәсәлән, кайбер дини бәйрәмнәр вакытында эш башларга кирәкми, алар баребер уңышлы булмас.

Кайбер бакча үсемлекләрен иртә көздә үк утырталар. Кышка кадәр алар үсеп кала, ә инде язын беренче уңышны да җыеп алырга була. Көзен бакчада ниләр утыртырга мөмкин икәнлеген күп кеше белми. Ә бит сентябрьдә һәм хәтта октябрь башында да көннәр шактый җылы була, һәм бу вакыт эчендә үсемлекләр тамыр җибәреп бераз ныгып та кала ала.

Фото: uslugi.yandex.ru.

Беренче салкыннар төшкәнче өлгереп калыйк
Беренче салкыннар төшкәнче өлгереп калыйк
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас