Бакчачы почмагы
6 Сентября , 04:00

Күршеләр сезнең бакчадагы агачны кисәргә мәҗбүр итә аламы?

Күршеләр сезнең бакчадагы агачны кисүне таләп итсә нишләргә?

Күршеләр сезнең бакчадагы агачны кисәргә мәҗбүр итә аламы?Күршеләр сезнең бакчадагы агачны кисәргә мәҗбүр итә аламы?
Күршеләр сезнең бакчадагы агачны кисәргә мәҗбүр итә аламы?

СОРАУ:

— Күрше безнең бакчада үсә торган чыршыны кистерүне таләп итә: имеш, ул аның бакчасына күләгә төшерә. Судка бирү белән яный. Ул хаклымы?

ҖАВАП:

 — Барысы да агачның сезнең җир участогы чикләренә нинди ераклыкта утыртуына бәйле. Әгәр чыршы күрше участогыннан ким дигәндә 3 метр ераклыкта утыра икән, күршегез хаклы түгел (кара: СП 53.13330.2019 «Гражданнарның бакчачылык алып бару территориясен планлаштыру һәм төзү. Биналар һәм корылмалар» кагыйдәләре җыелмасы).

Әгәр якынрак булса, аның дәгъвасының уңышлы булу ихтималы зур. Суд участокта тикшерү билгеләячәк. Әгәр тикшерү тиешле ара сакланмавын күрсәтсә, агачны кисәргә мәҗбүр итәргә мөмкиннәр, – дип аңлата юрист Сергей Коломийцев.

Фото: v3.anekdot.ru.

Күршеләр сезнең бакчадагы агачны кисәргә мәҗбүр итә аламы?
Күршеләр сезнең бакчадагы агачны кисәргә мәҗбүр итә аламы?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас