Бакчачы почмагы
5 Сентября , 06:00

Кәбестәне кышкылыкка менә шулай саклап була

Быел бакча-ындырларда уңыш иртә өлгерде. Инде җир кап-кара, киләсе елга әзерләр өчен җирне сөрергә дә керештек. Дуслар, ә сез кәбестәне ничек кышкылыкка саклыйсыз?

Кәбестәне кышкылыкка менә шулай саклап булаКәбестәне кышкылыкка менә шулай саклап була
Кәбестәне кышкылыкка менә шулай саклап була

Кәбестәне 2 кат төрәсең дә, ул кыш буе саклана: язга кадәр сусыл кала, каралмый да, череми дә. Моның шәп ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Кәбестә – сәламәтлек өчен файдалы витаминнар һәм минералларга бай яшелчә. Дөрес, иң күп файдалы матдәләр нәкъ менә яңа кәбестәдә була, туңдырылган, тозлаган яки пешерелгән кәбестәдә алар кимрәк. Әмма кәбестәне берничә ай буе, хәтта язга кадәр саклауның бик яхшы ысулы бар.

Кәбестәне кәгазь сөлгегә яки ак салфеткага төреп куегыз, хәтта гади бәдрәф кәгазе дә ярый. Икенче катка кәбестәне азык-төлек пленкасы белән урап төрегез.

Шул җитә дә! Шушы хәлдә кәбестәнең тәме, сусыллыгы һәм файдасы язга кадәр сакланачак. Черек тә, каралган урын да булмый, дип ышандыраһәвәскәр бакчачылар. 

Кәбестәне кышкылыкка менә шулай саклап була
Кәбестәне кышкылыкка менә шулай саклап була
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас