Август ае — бакча җиләген (виктория) тәрбияләү һәм яңа түтәлләр булдыру өчен иң яхшы вакыт.
- Иске куакларны карау: уңыш җыеп алынган җиләк куакларының иске, кызыл яфракларын һәм артык мыекчаларын кисеп ташларга кирәк. Бу үсемлекне чирләрдән саклый.
- Яңа куаклар утырту: икенче елга мул җиләк ашыйсыгыз килсә, яңа мыекчаларны соңга калмыйча аерым түтәлләргә утыртыгыз. Бу вакытта утыртылган җиләк кышка кадәр тамыр җәячәк һәм суыкларга чыдам булачак.
Фото: ogorod.ru