Бакчачы почмагы
14 Августа , 05:47

Помидор белән сыйланыр чор

Августның төп бурычы — уңышны вакытында җыеп алу. Бу айда помидор, кыяр, борыч, баклажаннар өлгерә, иртә чәчелгән кишер белән чөгендерне дә алырга мөмкин.

Помидор белән сыйланыр чорПомидор белән сыйланыр чор
Помидор белән сыйланыр чор

Помидорлар: Төннәр суыта башлау белән, помидорларда фитофтора чире куркынычы арта. Шуңа күрә, җимешләрне тулысынча кызарганны көтмичә, ачык яшел яки алсу стадиядә үк җыеп алырга һәм өйдә җылы урында өлгөртергә киңәш ителә.

Фото: pramen-news.by

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас