

Уңыш җыйганнан соң карлыган куагы мескенләнеп калгандай тоела. Төрле яклап ботаклары тырпаеп тора, кайбер урыннарда корткыч бөҗәкләр күренә. Иң беренче эш итеп, яхшы кайчы (секатор) белән корыган, авыру ботакларны кисегез, алар инде киләсе елга чәчәк атмаячак.
Җиләк куакларына су кирәк. Шулчакта гына кышны әйбәт кичерәчәкләр. Кызыл карлыганга 1-2, карасына 3-4 чиләк җылы су сибегез.
Шулай ук тамырларына кислород үтсен өчен туфракны йомшарту шарт. Тирән итеп йомшартасы түгел, тамырларына зыян китермәгез. Нәкъ менә шулай эшләгәндә корткычлар кышын туфракта оя ясап, җайлы гына яши алмас.
Август аенда карлыган куагы инде бик нык талчыккан була, шуңа күрә кара, ак һәм кызыл карлыган уңышын җыеп алганнан соң, һичшиксез, тукландыруга мохтаҗ. Моның өчен минераль ашламалар һәм органикадан файдаланырга кирәк. Беренче чиратта 1 аш кашыгы суперфосфат һәм калий сульфатын бер чиләк суга салыгыз, шунда ук 1 стакан агач көле өстәгез. Шул катнашманы һәр куакка сибегез.
Халык яратып куллана торган ысулларны да тәкъдим итәсе килә. Бәрәңге кабыгын әрәм итмәгез, куак тирәли күмеп чыгыгыз. Шулай ук балык оны һәм тәңкәләре (400 г бер куакка) дә файдалы. Чөнки анда карлыган яраткан фосфор бар.