Бакчачы почмагы
1 Августа , 03:00

Помидор пеш, авызыма өзелеп төш

Быелгы җәйнең һава торышлары бик тә үзгәрүчән булу сәбәпле, күпләр помидорсыз да утырып калды... Фитофтора, дигән бакча-ындыр афәте үзенекен эшләде шул!

Помидор пеш, авызыма өзелеп төшПомидор пеш, авызыма өзелеп төш
Помидор пеш, авызыма өзелеп төш

Август аенда көннәр әле җылы торса да, төннәрен салкынайта башлый. Бу исә җылылык яратучы помидорларга зыян китерә. Шуңа күрә төнгә аларны полиэтилен-мазар белән каплап калдырырга кирәк. Болай эшләгәндә, яшелчә тизрәк кызара һәм гөмбәчек авыруларына да бирешми, ди икән һәвәскәр бакчачы Әлфинур ханым Нәҗметдинова.

Артык-портык яфракларын өзеп, помидорлы ботакларын кояшка каратып куегыз. Кызара һәм сарылана башлаганнарын җыегыз. Үсемлекнең бөтен көчен боларын өлгертүгә түгел, бәлки башкаларын үстерүгә юнәлтүе өчен шулай кирәк. Кызарырга бик ашыкмаган эре помидорлы ботакларының очларын агач теш чистарткыч белән берничә урыннан 3 мм чамасы тирәнлектә тишкәләгез. Тишекләре шундук томалана, помидорлары кызара башлаячак. Үсемлек сабагын (туфрактан 3 см чамасы биеклектә) бакыр тимерчыбык белән тишегез. Болай эшләгәндә, файдалы матдәләре тамырларына азрак китә башлаячак. Нәтиҗәдә помидорлар тизрәк кызарачак һәм татлырак та булачак әле! 

Фото:vecteezy.com.
 

Помидор пеш, авызыма өзелеп төш
Помидор пеш, авызыма өзелеп төш
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас