

Санкт-Петербургта күптән түгел «Һөнәрмәннәр» чемпионаты узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Санкт-Петербург вәкиле яулады , икенче урынга — Мәскәү чыкты, ә 115 нче санлы Уфа гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Марат Нурлыгаянов ( ул моңа кадәр республика ландшафт дизайнерлары конкурсында икенче җиңү яулаган иде) бу юлы Татарстан, Мәскәү, Ырымбур, Самара һәм башка өлкәләрдән килгән егетләрне узып, яшүсмерләр арасында өченче урынны алды.
Шартлар җитди иде
Чемпионат шартлары күнекмәләрне, талант һәм ихтыярны туплауны таләп итте. Конкурста катнашучылар 2,5 х 3 метрлы мәйданчыкта агач һәм чәчәкләр утыртырга, сукмаклар салырга, үсемлекләргә тамчылап су сибү системасы һәм фонтан урнаштырырга, тере койма утыртырга тиеш иде. Аларга шулай ук территорияне кече архитектура формалары белән бизәргә, ике вазонны яшелләндерергә һәм «Ал җилкәннәр» репродукциясен урнаштырырга кирәк иде. Моннан тыш, ирекле утырту зонасында катнашучылар үз үсемлекләрен утыртып, авторлык проектын гамәлгә ашырдылар. Үлчәүләрнең төгәллеге һәм биеклеге махсус приборлар ярдәмендә тикшерелде. Марат биремне сокланырлык итеп үтәде.
Марат нинди һөнәр сайлар?
Җиңүчегә хөрмәт тә зур: ул 9нчы сыйныфтан соң Санкт-Петербургтагы «Шәһәр мохите белән идарә итү, шәһәр төзелеше һәм матбугат академиясе» дәүләт бюджет учреждениесенә «Ландшафт архитектурасы һәм шәһәр төзелеше» бүлегенә укырга керергә чакыру алды. Әмма Марат әлегә уйлана. Чөнки егетебезне, Казан федераль университетының ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институтының дүртенче курсында укучы Динара апасы кебек үк, инженерлык һәм робототехника фәне җәлеп итә. Планнар зурдан - «Крол» (кролик) роботын камилләштерү, аны булдыру өстендә ул сыйныфташы Мария Носова белән бергәләп эшләгән. Аларның уйлап тапкан “Крол”ы узган ел ахырында «Познаем. Тикшерәбез. Проектлаштырабыз" шәһәр фән фестиваленең район этабында икенче урынны алды.
Атадан күргән – ук юнган
- Безнең ландшафт дизайны төркемендә 25 укучы шөгыльләнә. Марат алар арасында оптимист булуы һәм хезмәт сөючәнлеге, табигать матурлыгын бар асылы белән тою сәләтенә ия булуы белән аерылып тора,- ди укучысы турында Республика балалар экология-биология үзәге эксперт-остазы Оксана Сәйфетдинова.- Ул участокны төзекләндерү белән шулкадәр мавыгырга мөмкин ки, хәтта тәнәфес ясарга кирәклеге турында да искә төшерергә туры килә үзенә. Моннан тыш, Марат әле ул эковолонтер да! Уфа лимонариясендә узган Бөтенрусия экологик диктантын үткәрүдә ярдәм итте, үзе дә язды. Әйткәндәй, анда безнең шөгыльләнү мәйданчыгы урнашкан.
Оксана Михайловна шулай ук әти-әнисенең уллары мавыгуларына һәрьяклап ярдәм итүен билгеләп үтте. Чемпионат призерының әтисе – медицина фәннәре кандидаты, БДМУның тернәкләндерү, физик терапия һәм спорт медицинасы кафедрасы доценты, травматолог-ортопед Радик Зөфәр улы Нурлыгаянов. Ул республикада һәм аннан читтә остеопорозны диагностикалау һәм дәвалау буенча иң яхшы белгечләрнең берсе. Шулай ул әдәбият белән дә җитди һәм уңышлы шөгыльләнә. «Нур» татар театрында биш ел дәвамында аншлаглар җыйган «Күңелем күле» пьесасының авторы. Соңгы чорда ииҗат иткән «Ослепленные золотом» исемле яңа пьесасы да Татарстан Язучылар берлегенең әдәби конкурсында өченче урынны алып, киләчәктә сәхнәдә куелуны көтә. Егетнең әнисе Әлфия Мәгафурьян кызы — икътисад фәннәре кандидаты, 25 елга якын БДАУның аграр җитештерүне оештыру кафедрасында доцент булып эшләгән кеше, шушы көннәрдә генә әлеге югары уку йортының механика һәм санлы инжиниринг факультетында кызыл диплом алды.
Марат – әти-әнисенең лаеклы дәвамы. Булдыклы егеткә киләчәктә дә зур уңышлар һәм изге хыялларының чынга ашуын телик.
Гөлара Арсланова.