

Язгы чорда күпләр тирә-юнен яшелләндерә: агачлар утырта. Ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләренең икенче пункты нигезендә, сәүдә объектларында кулланучыларның төрле чыганаклардан төрле формадагы, шул исәптән товарны фотога төшерү юлы белән (мондый гамәл Россия Федерациясе законнарын һәм Россия Федерациясенең халыкара килешүләре таләпләрен бозмаса) мәгълүмат алуы чикләнми. Дөрес, бу сатучы тарафыннан билгеләнгән һәм кулланучылар куллануга рөхсәт ителмәгән урыннарга кагылмый.
– Сатучы, товарларның атамасын күрсәтеп, бәяләрен язарга тиеш. Сатарга тәкъдим ителүче үсентеләр турындагы мәгълүматта үсемлекнең исеме, үзенчәлекләре, аларны карау һәм үрчетү турында информация күрсәтелү шарт. Товарны сатуны раслаучы касса чегы яки түләүне раслаучы электрон яки башка төр документта үсемлекнең төре, исеме һәм саны күрсәтелмәгәндә, товар белән бергә кулланучы таләбе буенча чек та бирелә. Анда әлеге мәгълүмат белән бергә кибетнең исеме, сату датасы, товар бәясе языла һәм сатучы тарафыннан имзалана, – диләр “Роспотребнадзор” белгечләре.
Алыштырырга ярамаган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлегенең 13 пункты нигезендә үсемлекләр алыштырылырга яки кире кайтарылырга тиеш түгел. Әмма, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 18 маддәсе 1 пункты нигезендә, товарда җитешсезлекләр ачыкланса, алар хакында сатучы тарафыннан әйтелмәгән булса, сатып алучы товарны алыштыруны таләп итәргә хокуклы. Сатып алучы товарны шул ук маркадагы, шул ук модельдәге яки артикулдагы товарга алыштыруны; сатып алу бәясен яңадан исәпләү шарты белән башка маркадагы, модельдәге яки артикулдагы товарга алыштыруны; товарга бәйле сатып алу бәясен киметүне; кичекмәстән товарның кимчелекләрен бетерүне яки ремонтлау чыгымнарын түләүне таләп итә ала. Клиент сату-алу килешүен үтәүдән баш тартып, товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә дә хокуклы. Сатучы таләбе буенча һәм аның хисабына кулланучы кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш. Шул ук вакытта кулланучы сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә китерелгән зыянны тулысынча түләүне таләп итәргә дә хокуклы. Чыгымнар законда билгеләнгән срокларда түләнә.
Фото: “Башинформ”.