

Ләкин шуны онытырга ярамый: чәчәк атып беткәннән соң аларның яфраклары табигый юл белән корырга тиеш. Әнә шундый бакчаны ямьсезрәк күрсәтә торган урыннарны бу чорда яңа компост белән мүлчәләргә кирәк.
Ел саен сөендерә торган күпьеллык чәчәкләр – примула, медуница, бадан– беренче чәчәкләрне алыштырып, бакчаларыбызны ямьли. Алардан соң чиратта – аквилегия, песи гөлләре, барвинка һ.б. Аларның берсе дә бакчачыдан артык зур игътибар сорамый: гадәти язгы эшкәртү үткәрсәң – шуңа бик тә риза. Тик вакытында чәчәк атып беткән сабакларын һәм саргайган яфракларын гына кискәләп торырга онытмагыз.
Фото: bashinform.ru