Ә сез ничек бәйлисез?

Кура җиләге игътибар сорый!

Ә сез ничек бәйлисез?Ә сез ничек бәйлисез?
Ә сез ничек бәйлисез?

Җәен уңыш аларны сындырмасын һәм җиргә имәсен өчен, кура җиләк ботакларын бәйләп куялар. Гадәттә, бәйләүнең өч төре кулланыла: шпалера, җилпәзә һәм казык ысуллары.

    *Казык ысулында ботакларны куак уртасына диярлек җиргә кагып кертелгән казыкка бәйлиләр.

   *Шпалера ысулында (бу иң яхшысы исәпләнә) рәтләр буйлап урнаштырылган баганаларга ике-өч рәт тимерчыбык сузалар һәм шуларга кура җиләге сабакларын бәйләп куялар.

   *Җилпәзә ысулын кулланыйм дисәгез, куакның ике ягына да 1,2-2 метр биеклектәге казыклар кагыгыз, аларның һәркайсына күрше булып үскән ике куак кура җиләгенең яртышарын бәйләп куегыз.

Фото: lifehacker.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас