Кырыс климат өчен оптималь срок — сентябрьнең беренче числолары, урта полоса һәм Үзәк полоса өчен — сентябрь уртасыннан октябрь уртасына кадәр, Көньяк өчен — ноябрь уртасына кадәр.
🌱Гортензияләр күләгә һәм ярым күләгәне өстен күрәләр. Участок салкын җилдән яхшы сакланырга тиеш.
🌱 Гортензияләр уңдырышлы, көпшәк, су һәм һава үткәрүчәнлеге яхшы булган нейтраль яки әчерәк туфракны (рН 6,5 - 7,0), органикага бай туфракны яраталар. Әгәр грунт җитәрлек әче булмаса, аны өстәмәләр ярдәмендә әчетергә кирәк — мәсәлән, ылыслы агачларның опилкасын, ылысның үзен яки җирән торф (өске торф) кертергә кирәк.
Утыртканда чокырны үсентеләрнең тамырчасына, тирәнлеге һәм диаметрына (якынча 40 сантиметр) карап казыйлар. Әгәр куаклар күп булса, чокырлар бер-берсеннән якынча 70 сантиметр ераклыкта урнашырга тиеш. Сирәк утыртканда ераклыкны 1,5 метрдан 3 метрга кадәр ясыйлар, чөнки гортензия бик нык җәелеп үсә.
Һәр чокыр төбенә 10 сантиметр тирәсе ватык кирпеч яки вак таштан дренаж салалар.
Үсентене чокыр уртасына куярга. Аңа әзер туклыклы катнашманы (ылыс, торф, яки ылыслы агачларның опилкасы белән бутаган туфрак) салалар. Гортензиянең тамыр муены җир өсте тигезлегендә булуы мөһим.
Туфракка су сибәргә. Бер чокырга 1-2 чиләк җитә. Утырткач опилка яки торф белән мульчировать итәргә.
Гортензияне утыртканнан соң җылы су сибәргә кирәк — температурасы +30 °C тан түбән булмаска тиеш. Утыртылганнан соң беренче айда үсемлеккә атнага ике тапкыр су сибәргә кирәк (яңгыр яумаса). Ә зур гортензиягә атнага бер тапкыр 1,5 чиләк су сибү җитә. Эссе көннәрдә су сибүне бераз ешайтырга мөмкин - иң мөһиме туфрак дымлы булсын.
Эльмира Исхакова.