

Безнең яклар өчен иртә җитешә торган сортлар әйбәт. 65-80 көндә җитешә дип язган сортларны сайлагыз. 10 июнь тирәләрендә, кыраулар төшми башлагач, бакчага чыгарып утырту өчен орлыкны якынча 20-25 нче апрельдә утыртырга кирәк. Борынлатып утырткан орлык тиз тишеләчәк. 3-4-5 еллык орлыкларны алырга тырышыгыз.
Аларда ана чәчәкләр күп була. Берьеллык орлыкларны утыртудан файда булмый. Аларда күбесенчә ата чәчәкләр генә була. Утыртыр алдыннан орлыкны суга салыгыз. Аска төшкән орлыкларны утыртырга була. Кибеттән алган орлыклар төрле чирләргә каршы эшкәртелгән була күбесе.
Эшкәртелмәгән булса ярты сәгатькә, алсу төстәге марганцовкалы суда тотыгыз. Аннан алып марляга төрәсез дә 10-12 сәгатькә холодильникка куясыз. Икенче көнне 25 градуслы җылы урынга. Өченче көнне тагын холодильникка. Дүртенче көнне җылы урынга.
Бишенче көнне тагын холодильникка һәм алтынчы көнне җылыга куясыз. Борынлагач аерым савытларга утыртасыз. Кавын тамырларын кузгалтканны яратмый. Бакчага утыртканда балчыгы коелмасын. Кавын суны бик яратмый. Шуңа күрә җире кипшергәч кенә су сибегез. 4-5 чын яфрагы чыккач очын өзәргә кирәк. Ул ян-якка тармаклар җибәрергә тиеш. Шул тармакларында уңыш булачак. Гибрид сортлар утыртсагыз аларның очын өзәргә ярамый. Аларның, киресенчә, тармакларының очын өзәргә кирәк була. Чөнки гибрид сортларда кавын тармакларында булмый диярлек.
«Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар» төркеменнән.