Бакчачы почмагы
26 Апреля , 08:20

РЕДИС ҮСТЕРҮЧЕГӘ КИҢӘШЛӘР

Редис — бакчадагы беренче яшелчә. Яхшы үссен, чәчәк атмасын өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

РЕДИС ҮСТЕРҮЧЕГӘ КИҢӘШЛӘРРЕДИС ҮСТЕРҮЧЕГӘ КИҢӘШЛӘР
РЕДИС ҮСТЕРҮЧЕГӘ КИҢӘШЛӘР

1. Редис орлыгы эре булырга тиеш, эре орлыктан нык үсенте үсә. Нык үсенте язгы җиңелчә кырауларга да бирешмәячәк, тиз арада төбен үстерәчәк.
2. Редис иркенлекне ярата, тишелеп чыгуга, 10 см ара калдырып сирәкләгез, рәт арасы 15 см калырга тиеш. Шул чакта ул эре була.
3. Редис дым ярата, җирен киптермәгез. Беренче чын яфрагы чыкканда бер тапкыр аз дозада мочевина белән тукландырырга мөмкин. 10 л суга 1 чәй кашыгы мочевина кушу җитә. Җир уңдырышсыз булса, бер атнадан 10 л суга бер шырпы кабы азофоска өстәп сибәргә мөмкин.
4. Редис көн озынаюга сизгер, чәчәк атмасын өчен, көн озынлыгын көйләргә кирәк. Кичке сәгать 7 дән иртәнге 7 гә кадәр өстенә кара спанбонд каплап, үсемлекне алдарга була.

Фото: © macniak/123rf.com

РЕДИС ҮСТЕРҮЧЕГӘ КИҢӘШЛӘР
РЕДИС ҮСТЕРҮЧЕГӘ КИҢӘШЛӘР
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас