

Җимеше татлы булсын өчен дә юллар кирәк!
Бакчаларга илткән юлларда машина үтәрлек түгел... Шулай зарланучылар шактый икән. Апрельне кешеләр генә түгел, тәрәзә төпләрендә матур гына үсеп килүче үсентеләр дә көтеп алды. Бакчага, теплицаларга күчеп утырырга ашыга кебек алар да. Әмма теләү бер хәл, ә менә хуҗалар анда машина белән барып җитә аламы? Әллә язгы кар сулары белән актарылган, шул юеш җирне изеп үткән хутлы машиналардан калган тирән колеялардан курыкып, ярты юлда туктап калырмы да, кире борылырмы, әллә биштәрләп фәлән чакрымны җәяү үтәрме алар. Ә бакча караучылар яшь түгел. Яшьләр бакчага, аларга кунакка, шашлык ашап, мунча керергә генә килеп китә - көннәр матурлангач, юл төшкәч! Сабыр итеп карыйк әле, бар да рәтләнмәкче.
Башкортстанда агымдагы елда бакча ширкәтләренә юлларны төзекләндерүгә 150 млн сум акча бүлеп биреләчәк.
ЦУРда хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә бу сумманы Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова яңгыратты. Исегезгә төшерәбез, эшләр 17,5 км озынлыктагы 14 юлдан башланачак. Уфа һәм Нефтекамадан тыш, Иглин, Кырмыскалы, Кушнаренко, Стәрлетамак, Уфа, Чишмә районнарында бакча (СНТ) юллары тәртипкә китереләчәк.
Хәзер муниципалитетлар белән килешүләр төзү буенча эш алып барыла. Искәртеп узабыз, 2022 елдан башлап, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, Юл фондыннан ел саен бакча ширкәтләренә керү юлларын ремонтлауга акча юнәлтәләр. Бу вакыт эчендә төбәктә 297 СНТга илтүче 109 чакрым юл төзекләндерелде.