Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
22 март , 11:39

Груша утырту серләре

Мин уртача буйлы – 1,8-2,5 м чамасы үсә торган ЧИЖОВСКАЯ сортына тукталдым.

Груша утырту серләре
Груша утырту серләре

Җәйге сорт булып санала. Үзенең кышкы салкыннарга каршы торуы белән мактала. Паршага һәм башка авыруларга каршы торуы да яхшы. Үзен-үзе серкәләндерә, монысы да бер төп кенә груша утыртучыларга файда.

Май башларында чәчәк ата. Шау чәчәккә күмелгән агач өстендә ике атна буена бал кортлары, шөпшәләр кайнаша. Грушалары озынча, шома. Сары-яшькелт төстә. Авырлыклары 120-140 г. Бер агач 50 кг чамасындагы уңыш бирә.

Йомшаклары ак-саргылт, ярым майлы, әчкелт-баллы, ашаганда авызда эри. Хуш ислелеге әллә ни көчле түгел. Бәлкем, шуңа күрәдер, бәясе – 4,1-4,2 балл. Әле ике яшь чагында ук оныгым, эпиграфтагы бала сыман, берьюлы икешәрне ашап бетерә иде. Ашыйсың, авыз кырыйларыннан баллы су ага, тәмле!

Әйе, бу сорт миңа таныш. Ул безнең иске бакчада үсте. Ел саен, ял итүне белмичә уңыш бирде. Ботаклар уңыштан аска сыгылып, әкияттәге асыл агачтай утырды. Бер елны терәү куярга соңарып, агач урталай сынды. Сигез чиләк грушаны, күршеләр кереп, алып чыгып киттеләр.

Агачы зур булгач, чокырны да 1,0 м тирәнлектә, 0,7 м киңлектә казыйбыз. Чокырга кара туфрак, 1 стакан суперфосфат, ярты стакан калий тозы, азрак көл салып утыртабыз.

Әйткәнемчә, мин аларны таптамыйм, кул белән тыгызлап, су сибү юлы белән тамырларның туфрак белән кавышу минутларын рәхәт, җайлы итәргә тырышам. Китап, газета битләре, телевизор экраннарында, төрле зурлыктагы белгечләр чүлмәкләрдә үскән үсентеләрне җиргә тыгып куясың һәм тамырлар зарарланмый, үсемлек урын алышынуын сизми дә кала, дип сөйләнә.

Бик зур ялгыш, көфер сүз әйтәләр. Чүлмәктәге кысанлыктан тамырлар, узара укмашып, чүлмәк тирәли бөтерелеп, тоташ бер йомгак хасил итә. Хәзер уйлагыз инде, үсемлекнең җир астында кулы бармы? Ничекләр итеп укмашкан тамырларны як-якка сузарга да, рәхәтләнеп, җәелеп үсеп китәргә? Дөрес уйлыйсың, акыллы бакчачым, тамырларга булышырга кирәк.

Чүлмәктән чыгарылгач та, ничек җайлы, шулай, су ярдәмендә тамырларны тоткынлыктан азат итеп, чокыр эчендә ясалган таучык (менә монысын азрак аяк белән тапташтырсаң да ярый) башына утыртып, җилләрдә таралган чәч сыман, тамырларны ипләп кенә таратырга һәм кечкенә көрәк белән йомшак, комоксыз туфрак белән, икенче кул белән тыгызлап, күп еллар буена утырачак оясында күмеп кую кирәк.

Габдулла Исмәгыйлев.

Чыганак: «Һәвәскәр бакчачы».

Груша утырту серләре
Груша утырту серләре
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас