Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
21 март , 10:10

Агроном мартта нинди яшелчәләр утыртырга кирәклеге турында сөйләде

Март – яшелчә культураларын чәчү һәм бакчаны сезонга әзерләү өчен иң кулай вакыт. Томат, борыч һәм баклажаннарны инде утыртырга була, әмма быел аларны өйдә үстерү яхшырак, чөнки кайбер участокларда әле кар ята, ә туфрак җылынырга өлгермәгән, дип белдерде агроном Михаил Воробьев.

Агроном мартта нинди яшелчәләр утыртырга кирәклеге турында сөйләде
Агроном мартта нинди яшелчәләр утыртырга кирәклеге турында сөйләде

Эксперт сүзләренчә, озын буйлы томатлар, борычлар һәм баклажаннар шытып чыкканнан соң 110-120 нче көндә җимеш бирә башлый.

«Помидор, баклажан һәм борычларның үзенчәлеге шундый, аларның үсеш чоры озын. Гади арифметика шуны күрсәтә: әгәр бу төр яшелчәләрне без 1 майда гына чәчсәк, беренче җимешләр август ахырында гына күренә башлаячак», – дип ачыклык кертте Воробьев «Абзац» белән әңгәмәдә.

Агроном үсентеләрне саф һавага алып чыгып, акрынлап чыныктырырга кирәклеген ассызыклады. «Ул теплица шартларында үсә. Өйдә җил юк, шуңа күрә үсемлекләргә дымны экономияләргә кирәкми. Өстәвенә, тәрәзә пыяласы ультрашәмәхә яктылыкны үткәрми, шуңа пешү куркынычы юк. Моннан тыш, үсемлекләрне ачык һавага – тәрәзә төбенә, балконга яки, һава торышы мөмкинлек бирсә, бакчага чыгарырга кирәк», - дип аңлатты белгеч.

Ул билгеләп үткәнчә, башта чыныктыруны кыска сеанслар белән, болытлы һава торышында башларга кирәк, ә аннары әкренләп кояшта булу вакытын арттырырга була.

Чыганак: «Татар-информ».

Фото: ru.freepik.com.

Агроном мартта нинди яшелчәләр утыртырга кирәклеге турында сөйләде
Агроном мартта нинди яшелчәләр утыртырга кирәклеге турында сөйләде
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас