Болай эшкәртү куакларны пешегү, гөмбәле авырулардан саклый. Купорос белән эшкәртелгән ботакларга кимерүчеләр тими. Соңгы берничә елда виноградны чыршы ботаклары белән каплыйм. Виноград астына 3-5 см калынлыкта чыршы ботаклары җәям, аның өстенә виноград ботаклары салып тимерчыбык ыргак белән эләктереп куям. Ботаклар өстенә шундый катламда чыршы ботаклары салам. Өстенә яхшылап бакыр купоросы сиптереп пленка каплыйм. Һава керсен өчен очларын ачык калдырам. Виноград шулай кар астында кышлый. Болай каплауның берничә уңай ягы бар. Ылыс арасына тычканнар керми. Икенчедән, виноград җилләп тора.
Виноградның начар кышлавына күп вакыт артык калын төрү һәм иртә каплау сәбәпче: ботаклар күгәрә, пешегә. Икенче сәбәп: кышка артык озын һәм өлгереп җитмәгән ботаклар калдыру.
Франс ХӘЛИЛОВ, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.