Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
8 ноябрь 2025, 07:00

Экзотика үстерүче бакчачы Ризида Мөхәммәтҗанова белән әңгәмә

«Беренче тапкыр кызыл кыяр уңышы алдым», - ди Уфа районының Шамонино авылында яшәүче бик уңган бакчачы, күпсанлы җырлар авторы һәм җырчы Ризида Мөхәммәтҗанова яши.Ризида апа – елның-елында әллә ничә төр экзотик яшелчә-җимеш үстерүче һәм оста гөмбәче дә әле ул.

Экзотика үстерүче бакчачы Ризида Мөхәммәтҗанова белән әңгәмә
Экзотика үстерүче бакчачы Ризида Мөхәммәтҗанова белән әңгәмә

Тырыш, уңган һәм матур итеп дөнья көткән булдыклы кешеләргә сокланмыйча мөмкин түгел шул. Ниләр генә үстермиләр бит, ничек кенә барсына да өлгерәләр?! Гөрләтеп бакча үстерүче Ризида апа белән быелгы уңышлары, көзге бакча эшләре хакында сөйләшеп алдык.

«Һәр экзотик яшелчә-җимеш – «на любителя»

- Уңышлар мул булдымы, Ризида апа?

 - Циклантера – бик яхшы гына үсте, уңышы белән дә шатландырды. Борчак кебегрәк ул, эчендә орлыгы да бар. Аны кыздырып та ашадык, тәмле булды. Аннары тозлап та куйдык. Үрмәләп үсә ул, бер-берсенә үрмәли-үрмәли теплицада да үсәләр. Шуннан соң «пальчиковый» баклажан да үзгә бер тәмле булды. Гомумән шуны әйтә алам, һәр экзотик яшелчә-җимеш – «на любителя». Шәхсән мин менә аларны аеруча витаминнарга бай булганлыктан үстерәм. Мисал итеп, киваноны алыйк: ул В төркеме витаминнарына аеруча бай икән. Аерым санап киткәндә – В3, В9, В10 һәм башкаларга.

- Бу «кивано» дип аталган чит-ят ризыкны ничек ашыйлар соң?

 - Киваноны болай да ашыйбыз, быел киптерергә уйладым. Киптерәм дә, каһвә тарттыргыч машинкадан үткәреп, ашларга да салам.

- Тагын безнең якларга хас булмаган нинди яшелчә-җимешләр үстердегез?

- Фундук, арахис, кокос шикелле вак кына чикләвекләр дә үстерәм. Греция чикләвеге киләсе елга уңыш бирер инде. Кызыл кыяр да утырттым, чәчкәсе өчен утыртырга мөмкин. Быел беренче тапкыр утырткан идем, кыяры ошап бетмәде, тәме бик юк! Момордика, кивано, черри, мелотрияләр дә мул гына уңыш бирде. Айва, мәсәлән, салатларга салырга да бара, катып киткәч чәйгә салсаң да тәмен бирә. Аннан соң «чесночный» помидор утыртып карадым. Тәмле, крахмаллы гына булды. Физалис та әйбәт кенә үсте.

Боярышник бик уңды. Бер агачтан 5-6 чиләк чыкты. Аны киптереп куйдым. Кайнатмалар кайнатканым бик юк бу арада. «Дюшес», «Конференс» сортлы грушалардан сок, каклар ясадым. Шуннан соң ежевика да бик әйбәт пеште.

- Кышларын исән-имин ризыкланырга язсын! Якынча ничә дистәләп банка сок, салат-икралар япканыгызны, яшелчә тозлаганыгызны санаганыгыз бармы, Ризида апа?

- 150ләп банка идән астына төшеп утырды инде. Соклар күп ясыйм бит, компот-фәлән япканым юк. Груша, алма, виноград, кишер, кабак соклары. Сокларга шикәр салганым юк, кыш көне ачкач эчерәк булса – тәменә карап, чама белән шикәр комы салабыз.

- Мул уңыш алу өчен бакчага ашламалар кертәсезме?

- Бакчага әллә ни күп ашлама кертмибез. Быел гына атлар фермасыннан тирес керттек. Сыер тиресен бер елны алган идек, шифер кисәкчекләренә кадәр булды анда… Ә болай күпчелек очракта торф һәм үзебез асраган тавыклар тизәгеннән торган ашлама гына кертәбез. Быел кырмыскалар белән дә көрәшергә туры килдә. Тля, белокрылкалар да бакчачыларны интектерә бит. Шуңа күрә көл, горчица, марганцовка, нашатырь спирты, «яшел» сабын белән дә эш итәбез.

Корткычларга каршы сода да сибәм, 10 литрлы лейкага 2 калак сода салам. Гомумән, содалы суны һәрнәрсәгә сибү дә отышлы. Кәбестәләргә сипсәң дә файдасын күрергә мөмкин – кәбестә яфраклары корткыч бөҗәкләрдән челтәрләнеп бетми.

«Барысын да үстереп карарга тырышам, кызык бит ул»

- һәвәскәр бакчачыларга бирер киңәшләрегез нинди булыр?

- Мин күбесенчә бакчада интуитив рәвештә генә эшлим бит (көлеп-елмаеп). Әлбәттә, хәзер көз көне җирне сөреп кую кирәк. Гадәттә, көлләр сипкәч кенә сөрәбез.

- Менә тәүге утырткач уңыш белән сөендермәгән яки үсеп китә алмаган культураларны да утыртасызмы киләсе елга?

- Әйе, әлбәттә. Беренче елда бит үстерергә өйрәнәм, аннары елы елына да туры килми. Һава торышы шартлары да үз йогынтысын ясый. Барысын да үстереп карарга тырышам инде, кызык бит ул. Бакчабыз да әллә ни олы түгел, – дип сөйләде Ризида апа.

Чыганак: «Интертат».

 

Экзотика үстерүче бакчачы Ризида Мөхәммәтҗанова белән әңгәмә
Экзотика үстерүче бакчачы Ризида Мөхәммәтҗанова белән әңгәмә
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас