Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
26 октябрь 2025, 08:44

Карлыганны кышка әзерләү

Карлыган куагын язын да, көзен дә формалаштырырга мөмкин. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: язгы кисү карлыганны имгәтергә һәм җимеш бирә башлауны кичектерергә мөмкин. 

Карлыганны кышка әзерләү
Карлыганны кышка әзерләү

Зур карлыган куагында төрле яшьтәге 12-15 ботак булырга тиеш. 

 Яфраклар коелганнан соң, куакларны 1% лы Бордо сыеклыгы белән эшкәртәбез. 

Тискәре температура булгач, карлыган ботакларын, куакны тыгызлап, шпагат белән спираль буенча тарттырырга кирәк. Бу аңа кышкы җилләргә каршы торырга һәм юеш кар йөге астында сынмаска мөмкинлек бирәчәк. 

Карлыган куаклары астындагы туфракны утарга, аннары, карлыганның нечкә тамырларына зыян китермәскә тырышып, пөхтә генә итеп йомшартырга кирәк. Казу алдыннан куакларга сидек эремәсе сиптерегез (мочевина) (шырпы тартмасы грануланы су чиләгенә болгатырга). Йомшартканда туфракка 1 кв. м га 30-40 г дозада фосфор-калий ашламасы (көзге Фертика яки AVA) салырга кирәк. 

Эшкәртелгән җирне 10 см калынлыктагы яңа мульч катламы белән капларга киңәш ителә.

Чыганак: «Һәвәскәр бакчачы».

Карлыганны кышка әзерләү
Карлыганны кышка әзерләү
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас