Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
10 октябрь 2025, 13:07

Ашламасыз – бакча сансыз

   Күпләр ашламаны тик яздан гына кертергә кирәк, юкса ул кышкы салкыннарда таркалып бетә, дигән фикердә.

Ашламасыз – бакча сансыз
Ашламасыз – бакча сансыз

Күпләр ашламаны тик яздан гына кертергә кирәк, юкса ул кышкы салкыннарда таркалып бетә, дигән фикердә.

    Тәҗрибәле бакчачылар исә көзен дә агач төпләренә кирәк кадәр “ризык” кертеп калдырырга киңәш итә.  

    Утырткан вакытта күпме ашлама кертелгәннән чыгып, һәр 3-4 ел саен агач-куакларга өстәмә рәвештә витаминнар салып торырга кирәк. Мәсәлән, 10 яшьтән яшьрәк агач төбенә 1 кв.м. туфракка 1 аш кашыгы “серокислый калий” Һәм 2 аш кашыгы суперфосфат исәбеннән ашлама өстиләр. Ә аннан өлкән яшьтәгеләре төбенә ашламаны ике тапкырга күбрәк кертергә киңәш ителә.

Фото: glav-dacha.ru

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас