Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
3 октябрь 2025, 15:03

Октябрьдә бакча эшләре

Төп уңыш бу чорга инде җыеп алынган, ләкин башкарасы эшләр дә бар әле.

Октябрьдә бакча эшләре
Октябрьдә бакча эшләре

 

                                     Иң мөһим эшләр

  1. Груша һәм һәм алмаларның көзге сортларын җыеп алыгыз.

   Аларның төп уңышын сентябрьдә җыялар, ләкин кайсыбер сортлар октябрь башына гына өлгереп җитә. Саклауга куярга булсагыз, арага бозыла башлаганнарын кертмәгез. Чөнки алар тиз арада чери һәм яндагыларны да боза.

  1. Агач-куакларны сирәкләү эшен тәүге туңдыруларга кадәр башкарыгыз.

   Әгәр сынган-зарарланган ботаклар бар икән, аларны кисеп, яндырыгыз. Төп сирәкләү эшләрен тәҗрибәле бакчачылар язга калдырырга киңәш итә.

  1. Без зур өметләр баглап утырткан җимеш агач-куаклары еш кына ышанычны акламый:кайсылары алынып китә алмый, кайсыларының уңышы түбән яки тәмсез булып чыга. Шуңа да артык урынны алып тормасыннар өчен алардан вакытында арынырга кирәк.

   4.Октябрь – яфраклар коелган вакыт. Аларны җыеп, яфрак черемәсе ясарга яки язын үсентеләр утыртыр өчен туфрак әзерләргә мөмкин. Шулай ук кышын салкыннан саклау өчен агач- чәчәк төпләрен мүлчәләүдә дә кулланырга була. Шунысын онытмыйк: зарарланган яфракларны бу максатларга кулланырга ярамый, чөнки аларда зарарлы чирләр яки корткычлар булырга мөмкин.

Фото: ogorod.ru

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас