Җәмәгать, кыш та саклана торган алмаларыгызны кая, ничек урнаштырдыгыз? Ә алмагачта күп бит әле алар...
Алмаларны ничек дөрес сакларга һәм алмагачлар киләсе елда да мул уңыш бирсен өчен аларны ничек ашларга икәнен «Аргументы и Факты» сайты яза.
«Бакча алмаларын саклау вакыты сортка һәм тышкы факторларга бәйле. Уртача һәм соң өлгерә торган сортларның кабыгы калын һәм җимеше катырак була, алар ярты елга кадәр сакланырга мөмкин.
Иртә өлгерә торган сортлар озак вакыт саклау өчен ярамый, аларны шундук ашау яхшырак», – ди «СельХозТрест» компаниясенең баш технологы Елена Игнатьева.
Алмаларны агач әрҗәләргә яки тишекле катыргы тартмаларга тутырып базда яки җылытылган балконда сакларга киңәш ителә. Алмалар озак вакыт «свежий» булып саклансын өчен, температура режимын (0.. +4 градус), дымлылыкны (85-90%) тотарга кирәк, шулай ук вентиляция яхшы булырга тиеш.
Алмагачларны ашлау өчен көзен нитроаммофоска (40-50 г/м²) кулланырга була. Бу комплекслы минераль ашлама суда яхшы эри, аның составында азот, фосфор, калий һәм күкерт бар.
Туфракны яхшырту өчен, 1 алмагач төбенә 4-6 кг тирес яки компост салырга кирәк.