Кемдер он белән көл куллана. Нишләргә?
Көл белән он кулланучылар сарымсаку коры тора, нык була, ди.
Сарымсакны киләсе уңышка кадәр саклау турында киңәшләр күп язалар. Дөрес сакламасаң, сарымсак күгәреп чыга, яисә башы кибә, яки бөтенләй череп чыга. Ничек озак сакларга соң?
Сабакларын бик иртә кисәргә ярамый, сарымсак табигый саклаучысын югалта.
Киптерү җитәрлек дәрәҗәдә булмый яки, киресенчә, артык каты — беренче очракта дым кала, икенчесендә башы сынучан була.
Саклау шартлары дөрес түгел — кояш астында яки дымлы урында.
Иң яхшы киптерү — күләгәдә, яхшы җилләтелә торган урында. Сарымсакны капрон оекбашларда яки сеткаларга салып асып кую хәерле, сабакларын кисмичә — болай һава иркен йөреп тора, уңыш череми.
Хәтта яхшы киптерелгән сарымсакның кабыклары арасында дым кала ала. Черүдән котылу өчен борынгы ысулны кулланып карагыз — көл белән он кушылмасы ясагыз.
Бу ничек эшли:
Рецепт гади: көл белән онны тигез күләмдә бутарга, аннары шул катнашмада һәр сарымсак башын әйләндереп алырга. Моннан тыш, сарымсак катламнары арасына да шул катнашманы сибәргә мөмкин — саклану тагын да яхшырак булачак.
Кайда һәм ничек сакларга?
Төрле савыт ярый:
Киңәш: саклыкка куйган сарымсакны айга 1 тапкыр тикшерегез. Әгәр бозыла башлаганнарын күрсәгез — шунда ук алыгыз, башкаларына черек күчмәсен.
Фото: youla.ru