Ул көчне арттырырга булышлык итә. Төнәтмә түбәндәгечә әзерләнә: 20 дәнә җимеш өстенә ике стакан кайнап торган су саласың һәм бер сәгать дәвамында тотасын.
Төнәтмәне саркынды белән дә алыштыралар. Аны болай әзерлиләр. Җимешләрне йомшарганчы кайнатасың, яхшылап изгәннән соң, сөзәсең. Болай әзерләнгән төнәтмәне 2-3 көн сакларга мөмкин.
Миләш зәңгелә авыруы вакытында һәм организмга төрле витаминнар җитешмәгәндә витамин чарасы сыйфатында кулла-ныла. Күптөрле витаминлы чәй аеруча файдалы. Ул гөлжимеш белән бермә-бер кушып пешерелә. Чәй түбәндәгечә әзерләнә: вакланган ярты аш кашыгы катнашма өстенә ике стакан кайнап торган су салына һәм ун минут су «мунчасында» тотыла (кайнап торган су эченә икенче савыт белән утыртып, талгын утта кайнатып алына.) Өсте ябулы савытта бер тәүлек тотканнан соң, шикәр комы өстәп, 3-4 мәртәбә чирек стакан күләмендә эчелә.
Автор фотосы.