– Алманың саклану вакыты сортка һәм тышкы шартларга бәйле. Соң өлгерә торган сортлы алмалар ярты ел һәм аннан да күбрәк сакланырга мөмкин. Иртә өлгергән сортлар озак саклау өчен каралмаган, аларны шунда ук ашау яхшырак, ди тәҗрибәле бакчачылар.
Алманы базда яисә җылытылган балконда, агач тартмаларда яисә тишекле каты материалдан булган тартмаларда сакларга киңәш ителә. Озаграк саклау өчен температура режимын (0...+4 °C), дымлылыкны сакларга (85-90%) һәм яхшы вентиляцияне тәэмин итү зарур.
Җимешләрен җыйганнан соң, агачларны ашлама белән дә тукландыру зыянлы булмас.
Көзен алмагачларны тукландыру өчен нитроаммофос (40-50 г/м2) кулланырга мөмкин. Бу комплекслы минераль ашлама, составында азот, фосфор, калий һәм күкерт бар. Алмагач төбендәге туфракны яхшырту өчен тирес яки компост – 4-6 кг кертергә киңәш ителә.