Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
3 август 2025, 12:07

Чакмагыш бакчачылары өчен уңайлыклар тудырылган

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның бакчачыларга сату урыннарында уңайлыклар булдырырга кушуы мактауга лаек. Узган атна “Өмет” гәзитендә Руфина апа Таҗиеваның “Кайнар кояш астында” дигән язмасы белән танышкач, Чакмагыш районы базарындагы вәзгыятьне тикшереп кайтырга булдым. 

Чакмагыш бакчачылары өчен уңайлыклар тудырылган
Чакмагыш бакчачылары өчен уңайлыклар тудырылган

Чакмагыш халкы исә бакчачылык белән бик яратып шөгыльләнә. Үзләренә, балаларына җитәрлек продукцияне үзләре үстерәләр. Шулай да район халкында экологик чиста продукциягә ихтыяҗ әле дә сакланып килә. Билгеле, үзләреннән арткан җиләк-җимешне, яшелчәне халык бүген базарда да тәкъдим итә. Күпчелеге өлкән яшьтәге апалар, кайчандыр җир җимертеп эшләгән хезмәт ветераннары.

Менә бик матур, җыйнак кына итеп рәт булып утыралар. Сату өчен түбәле, өстәлле махсус урын булдырылган. Өстәвенә күләгә урында, базарга кергән җирдә урнаштырылган.

Рапат авылыннан хезмәт ветераны Флүрә апа Зиннәтуллина белән сөйләшеп алырга булдым:

“Мондый навес булуы, уңаайлыклар тудырылуы өчен рәхмәт җитәкчеләргә. Безгә уңайлы бит болай. Олы яшьтәбез, кояш астында утыру да саулыкка зыянлы булуы ихтимал. Ә болай күләгәдә, бер-беребез белән аралашып сату итәбез. Үзем сатырга бик сирәк киләм, – диде Флүрә апа. – Менә үзебездән арткан кишер, чөгендер, кыярны алып килдем әле. Карагат, кайнатмалар да сатам. Менә мәсәлән бер 500 грамлы банкадагы карагат кайнатмасын 300 сумга бирәм. Күпкатлы йортларда яшәүчеләргә, бакча-ындырлары булмагааннрга да экологик чиста азык-төлек ашатасыбыз килә”.

Флүрә апа белән сөйләшеп торганда Дилара апа Рамазанова, Роза апалар да араллашуыбызга кушылалар. Алар да булдырылган шартлардан бик кәнәгать икән.

Әңгәмәдәшләремнең сату өстәлләрендә нәрсә генә юк-барысы да бакча һәм табигать нигъмәтләре. Яшелчәләр янында гына кайнатмалар тезелеп киткән, балның  сыегын да, кәрәзен дә алып чыкканнар. Авыл сөте белән каймагы да бар.

“Базарга кеше күп килсә, сату да бара. Кайвакыт 500 сумлык сатам, арткан чаклары да була. Өйдә ятканчы файда бит, пенсия акчасы яшәргә бик аз шул”, – ди апаларның берсе.

–  Иван-чәем дә бар. Аның яфракларын җыям да, банкага тутырып бурсытам. 3 көн тоткач уып, ваклап киптерәм. Шул чәй булып өлгерә,- дип чәй ясау рецепты белән уртаклашты алды тагы бер сатучы ханым.

Базарга товарларны алып чыкканчы җыярга, эшкәртергә кирәк бит әле. “Бер кыенлыгын күрмим. Эшләгәч, рәхәт кенә. Бу навес асты безнең өчен – колхоз базары шикелле инде”, дип сату эшенең үзенә кыенлык китермәвен, ә шатлык кына булуын әйттеләр апалар.

Юлай НИЗАЕВ.  Автор фотосурәтләре.

 

Чакмагыш бакчачылары өчен уңайлыклар тудырылган
Чакмагыш бакчачылары өчен уңайлыклар тудырылган
Чакмагыш бакчачылары өчен уңайлыклар тудырылган
Чакмагыш бакчачылары өчен уңайлыклар тудырылган
Автор:
Читайте нас