Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
26 июль 2025, 15:48

Бакча уңышы елдагыча сөендерә(+рецептлар)

Елның-елында кыяр, помидор кебек яшелчәләр болай ук үсми бит ул. Ә быел аеруча бакча-ындыр уңышы муллыгы шатландыра. Сездә дә нәкъ шундый хәлдер, иптәшләр?

Бакча уңышы елдагыча сөендерә(+рецептлар)
Бакча уңышы елдагыча сөендерә(+рецептлар)

Кыярлы су – организм өчен файдалы, җәйге эсседә сусауны яхшы баса.

Кирәк булачак: су, лимон һәм боз кисәкләре.

Смузи – кыярлы смузины төрле яшелчәләр, үләннәр белән кушып ясарга була.

Мәсәлән, кыяр, авокадо һәм тәмләткечләрне кушып, блендерда болгатыгыз.

Салатлар өчен соус («цацики» яки «дзадзики») – йогырт һәм вакланган кыярны кушып, тоз салып болгатасыз.

Бу соус салатка да, ит ризыкларына да менә дигән өстәмә була.

Роллар – әгәр нори яфраклары булмаса, кыярны юка гына итеп телемнәргә кисеп, эченә теләсә нинди эчлек салып төреп була.

Мәсәлән, краб таякчыклары һәм эремчекле сыр.

«Бәрелгән» («битые») кыяр – төп ашамлык янына шәп гарнир.

Әгәр соя соусы һәм сарымсак өстәсәгез – чын Азия закускасы килеп чыга. Шулай ук уылган кишер һәм кунжут орлыклары да өстәргә мөмкин.

Бу ризыкларны әзерләү җиңел, ә тәме – җәй кебек үк ямьле, диелә әлеге киңәшләрдә. 

Рецептлар «Интертат»тан алынды. 

Бакча уңышы елдагыча сөендерә(+рецептлар)
Бакча уңышы елдагыча сөендерә(+рецептлар)
Автор:
Читайте нас