Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
18 июль 2025, 12:11

Карлыганың ни хәлдә?

Бу чорда ул аерым игътибар сорый.

Карлыганың ни хәлдә?
Карлыганың ни хәлдә?

Бу чорда ул аерым игътибар сорый.

   Карлыганнарның югарыда урнашкан яфраклары еш кына ончыл чык (мучнистая роса) белән зарарланучан. Аны "Топаз" препараты, коллоидлы күкерт яки башка препаратлар белән эшкәртергә киңәш ителә. Артык куерып киткән куакларны сирәкләгез: картайган, авыру кагылган һәм сынган ботакларны кисегез. Әгәр куак эченә моннан соң да яктылык үтеп керә алмаса, тагын да берничә көчле ботакларны кисегез. Бу очракта жәлләп тору кирәкмәс: моннан тик киләсе ел уңышыгыз гына артачак. Кисеп ташлаган вакытта ботакның төбеннән үк кисегез - юкса, алар төрле инфекцияләр өчен чыганак булып торачак.
   Карлыганның кызылы өчен ян-як ботакларның үсеш алуына булышлык итүче кисү киңәш ителә. Ә менә кара карлыган өчен мондый ысул һич ярамый.
Фото: rsc47.ru

 

 

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас